Баш бит » Биографик белешмә » ЙОЛДЫЗ ШӘРӘПОВА

Йолдыз Шәрәпова
   
           Балалар шагыйрәсе Йолдыз (Йолдыз Әдип кызы   
Җамалетдинова-Шәрәпова) 1962 нче елның 10 нчы
апрелендә Татарстанның Буа районы Яңа Тинчәле авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы әнисе
белән әбисе тәрбиясендә уза. 1979 нче елда Яңа Тинчәле
урта мәктәбен тәмамлап, укуын Казан университетының
филология факультетында дәвам иттерә. 1984 нче елда
университетны уңышлы тәмамлап чыккач, бераз «Ялкын»
журналында әдәби хезмәткәр, аннан Биектау район
газетасында корректор булып эшли. 1986 нчы  елдан ул —
«Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы     хезмәткәре,соңгы елларда редакциянең әдәбият бүлеген җитәкли.
        Йолдыз — әдәби иҗатын тулысынча балалар шигъриятенә багышлаган каләм иясе. 1994 нче елда аның «Антенналы бәрәңге» дигән беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә һәм китап укучылар арасында үткәрелгән «1994 ел китабы» конкурсында икенче урынны яулый.
       Хәзер Йолдыз — балалар күңеленә хуш килгән алты  китап авторы. Аның балалар психологиясен нечкә тоеп, дөньяны тану-кабул итүдә бала аңындагы индивидуаль үзенчәлекләрне аңлап-белеп, үз күңеле аша уздырып, йөгерек тел белән язган шигырьләрендә юмор да, гыйбрәт тә, моңсулык та табигый рәвештә бергә үрелеп бара. Шагыйрә 2002  нче елда республика журналистларының «Бәллүр каләм» бүләгенә, ә 2004 нче елда балалар әдәбиятындагы хезмәтләре һәм «Колаклы коймаклар» китабы өчен Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге бүләгенә лаек булды.
         Йолдыз — 1995 нче  елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
         2012 нче елдан Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе.
 
        Басма китаплары:
 
1. Антенналы бәрәңге: Шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1994.
2. Зоопарк-Әлифба: Шигырьләр.— Казан: «Мәгариф» нәшр., 1997.
3. Шигырьле чәй: Шигырьләр, әкият.— Казан: Татар. кит. нәшр., 1999.
4. Колаклы коймаклар: Шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2003.
5. Җавапсыз сорау: Шигырьләр.— Казан: Татар. кит. нәшр., 2007.
6. Ярый әле..  Шигырьләр. – Казан Идел –пресс 2008.
7. Каен  алмасы. Шигырьләр. – Казан. Идел –пресс 2011.   
 
Әдипләр: ЙОЛДЫЗ ШӘРӘПОВА | Өстәде: Редактор (20.09.2013)
Карап алулар: 2997 | Рейтинг: 5.0/1
Барлык калдырылган фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]