Баш бит » Биографик белешмә » ШӘҮКӘТ ГАЛИЕВ

Шәүкәт Галиев
          Шәүкәт Галиев — балалар әдәбиятында шаян шигырләре белән мәгълүм шагыйрь. Ул тормышның кызыклы якларын табып балалар белән бүлешә, аларны рәхәтләнеп көлдерә, яхшыны начардан, затлыны зат-сыздан аерып күрсәтә. Шуңа да шагыйрь сурәтләгән хәлләр үтемле булып йөрәккә керә, онытылмый, гел укучыны үзенә тарта.
         Шәүкәт Галиев (Шәүкәт Галиулла улы Һидиятуллин) 1928 елның 20 ноябрендә Татарстанның Апас районы Олы Бакырчы авылында туа. Аның малай чагы сугыш елларына туры килә. Шагыйрнең «Әткәйгә хат» (1958) поэмасы сугыш чоры балаларының барысына да моңсу һәйкәл булып тора. 
         1953  нче елны ул Казанга килә. Кичке урта мәктәпне тәмамлагач, белемен тирәнәйтү өчен Мәскәүдә Язучылар берлегенең югары әдәби курсларында укый. Шул ук вакытта иҗат эше белән дә шөгылләнә, төрле елларда «Чынлык», «Шалт, Мөхәммәтҗан!», «Фикердәшкә». «Сөенечләрем, көенечләрем» кебек әйбәт шигырь җыентыклары басылып чыга.
         Ш. Галиев игелекле хезмәте өчен Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләген (1972) алды, 1982 елда "Заяц на зарядке" китабы өчен халыкара әдәби бүләккә — Х. К. Андерсен исемендәге Почетлы Дипломга лаек була. 1995 нче елдан Ш.Галиев "Татарстанның халык шагыйре" дигән мактаулы исем йөртә. 1996 нчы елда А.Алиш исемендәге премиягә ия була.
         Әдип 2011 елның 7 маенда якты дөньядан китте.

 
Әдипләр: ШӘҮКӘТ ГАЛИЕВ | Өстәде: Редактор (10.09.2013)
Карап алулар: 1260 | Рейтинг: 0.0/0
Барлык калдырылган фикерләр: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]